Күптән көтелгән ремонт озак шатландырмый. Дивардагы буяу, көз көнне агачлардан яфраклар кебек, коела. Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 66 нчы Б йортның бишенче подъездында яшәүчеләр әнә шундый күңелсез хәл белән очраша. Тулырак алдагы материалда.
Дивардагы буяу куба, штукатур коела — Химиклар проспектындагы 66 нчы Б йортның бишенче подъездында ясалган ремонтның эзе дә калмаган. Биредә яшәүче Гөлсинә Мортазина әйтүенчә, озак көтелгән төзекләндерүнең санаулы айлар эчендә юкка чыгарылуына аның күңеле әрни. Әлеге йортның башка подъездларында исә ремонт сыйфаты начар түгел, шулай да, диварда буяу купкан урыннар бар. Татарстан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтмагый контрольнең региональ үзәгендә белдергәнчә, ремонт үткәннән соң йорт биш ел дәвамында гарантиядә тора, шуңа күрә, эшчеләр җитешсезлекләрне бетерергә тиеш. Идарәче компаниядә белдергәнчә, алар бу проблема турында белә – җәй көнне алар кабат эшчеләр җибәрәчәк.