Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Узган атнада без Артур Гатинга ярдәм иткән идек. Барыгызга да зур рәхмәт. Унөч яшьлек Саша Комаров та ярдәмгә мохтаҗ, церебраль паралич белән авырый. Тернәкләнү курсын узарга кирәк.
Ул иҗекләп булса да, сүзләрне дөрес әйтергә тырыша. 13 яшьлек Саша Комаров укырга өйрәнә генә әле. Саша белән Андрей игезәкләр, тик вакытыннан алда туганнар. Ике айдан соң, әниләре үсешләрендәге аерманы күреп ала. Саша аз хәрәкәтләнә, башын тотмый, күбрәк елый. Бер елдан соң, Андрей йөри, сөйләшә башлый, ә Сашага церебраль паралич диагнозын куялар.
Әнисе Светлана Комарова: «Ул соңлап биш яшендә генә сөйләшә башлады. Бергәләп даими гимнастика ясадык, тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрдек. Соңрак хәрәкәтләнде, акрынлап булса да, үсеш бара.»
Андрей җиденче сыйныфны, ә Саша үзенчәлекле мәктәпнең алтынчы сыйныфын тәмамлаган. Сыйныфта иң яхшы укучыларның берсе. Дәресләрдә хәтта башкаларга ярдәм итәргә дә тырыша. Әтисе белән бергәләп укыйлар, күнегүләр ясыйлар.
Әтисе Сергей Комаров: «укырга тели, аңа ошый. Мәктәпкә йөрми башлагач та, сыйныфташларын сагынды. Укытучылар аны мактый, тырыша, диләр.»
Көн саен расписание буенча массаж, дәвалау күнегүләрен ясыйлар, логопед дәресләр үткәрә. Малай аякка басарга тырыша. Ике ай элек оча сөяге буынына операция ясаганнар. Тернәкләндү өчен вертикализатор, шулай ук ваннага махсус кәнәфи кирәк.
«Уверенность» Үзәге физик терапевты Исламия Садыйкова: » Вертикализатор ярдәмендә бала үзенең хәрәкәт активлыгын арттыра, терәк-хәрәкәтләнү системасын ныгыта ала. Ә кәнәфигә утырып юынганда, гәүдәсе дөрес итеп урнаша..
Тернәкләндерү чаралары 350 мең сум тора. Күп балалы гаиләдә шулкадәр акча юк. Без Сашага сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән смс җибәрергә мөмкин.
Сеңелесе Мария Комарова: «без аның тизрәк яхшы итеп йөри башлавын телибез, бергәләп паркларга, театрларга, кинога барыр идек.»
Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.
.