Умарта сезоны төгәлләнеп килә. Умартачылар бүген аларны кышка әзерләү белән белән мәшгуль. Җыеп алган уңышны сату да көн кадагында бүген. Иҗат төркемебез Әтәс авылында булып умартачылар белән аралашып кайтты.
Бүгенге көндә умарталарны кышка әзерләү белән мәшгуль Расих Фәхерлегаянов дистә еллар умартачылык белән шөгыльләнүче умартачы көзге эшләрне башкара. Умарталарны саклап калу өчен әлеге чор үтә дә җаваплы вакыт ди ул.
Расих ага умартачылык белән 9 елдан артык шөгыльләнә. әлеге эшчәнлеген ул бер умарта белән башлап җибәрә, соңыннан аларны ишәйтеп санын 15кә җиткерә. Әтәс авылының ташландык хәлдә булган алма бакчасын Расих абый агымдагы елда арендага ала. Район бүенча бүгенге көндә 5 меңгә якын умарта бар. Һәр авылны исәпләгәндә 100 хуҗалыкка 10 умарта бар дигән сүз бу. Район Умартачыларының өлкән белгече Рил Әхмәтҗанов сүзләренә караганда агымдагы елда умартачылар умарта башына 20 кг бал алуга ирешкән.
Җыйган уңышны сату да көн кадагында. Районда узачак ярминкәләрдә катнашып, җәй буе эшләгән хезмәтнең уңышын татырга ниятли алар.