Ульяновск шәһәрендәге “На Покровской” күргәзмәләр залында “Татарларда кунакта” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. “РОдина Ленина” музей-тыюлыгына экспонатларны Алабугадан китергәннәр. Үзенчәлекле мәдәният үрнәкләре турында киләсе репортажда.
Экспозициядә 180гә якын музей әйбере-рәсем сәнгате, бизәнү әйберләре, милли костюмнар. Әлеге сәнгать әсәрләре республика осталары тарафыннан булдырылган.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Екатерина Кашапова: «мәдәниятне барыбыз да аңласын, аның турында кешеләр күбрәк белсен өченкирәк бу күргәзмә. Россиянең күптөрлелеген күрсәтә торган байлык ул.»
Ульяновск-күргәзмә килә торган дүртенче шәһәр. Моның алдыннан экспонатларны Екатеринбургта, Оренбургта һәм Кырымда караганнар. Музей заллары ачылган көнне үк ткшеләр белән тулган.
«В.И. Ленинның Ватаны” музей-тыюлыгы директоры Ирина Котова: » Ульяновск шәһәрендә яшәүчеләрдә күргәзмә зур кызыксыну уятты. Ул бик оптимистик рухтан тора. Миңа калса, ул тамашачылар өчен зур бүләк.»
Күргәзмәнең беренче көнендә — традицион бүләкләр алмашу булды. Вернисажда ике музей-тыюлык – Ульяновск һәм Алабуга арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында сүз куештылар. Уңайлы залда төрле милләт вәкилләре үзара фикер алышты, бу халыклар арасындагы дуслыкны тагын бер кат раслаган үзенчәлекле очрашу булды.
Павел Игнатьев, Дамир Губеев. Татарстан яңалыклары.