Күптән көтеп алынган вакыйгадан хәбәрчеләребез язмасы. Татарстан исеменнән тантаналы чарада премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев катнашты.
Мәгълүм булганча Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге яңа бинага бер ел элек үк күчәргә тиеш иде. Әмма ут чыгып янган буралар гына калды. Шөкер монысы, элеккесеннән дә ныграк итеп төзелгән дип сөенә башлап йөрүчеләр.
Мөхтәрәм кунаклар – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, шәһәр башлыгы Александр Болдакин өй туена буш кул белән килмәгән. Киләчәктә дә бергәләп ярдәмләшеп эшләрбез дип искәртте җитәкчеләр. Шулай ук җирле халыкның шатлыгын уртаклашу чарасында Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов имамнар, хәзрәтләр катнашты.
Ульяновск шәһәрендәге Волга дәүләт телерадиокомпаниясе ярдәме белән Мөршидә Җиһан махсус Татарстан яңалыклары өчен.