Галиәсгар Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе узды. Кичәдә артистны дуслары, хезмәттәшләре котлады. Тантаналы чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы .
Луара ханым алып барган иҗат кичәләре саный китсәң бихисап. Ә бүген ул үзе сәхнә түрендә.
Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан Камал театры музее мөдире булудан тыш газета-журналларга театр сәнгатенә багышланган рецензияләр, мәкаләләр яза. Тәртип радиосында аерым тапшыруы да бар.
Бик күп төрле бәйгеләрдә жюри әгъзасы булган Луара Шакирҗан, балалар итҗатына, аеруча игътибарлы.
Луара Шакирҗан, татар сөйләм теленең аһәңе югалуга борчыла. Ул һәрвакыт тел сагында.
Республиканың беренче затлары исеменнән мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова котлады.
Сәхнәгә чыгыш ясаучылар сүзләрен кыска тотарга тырышсалар да Луара ханымны кыска гына котлау мөмкин түгел. Якташлары, курсташлары, студентлары, барысының да әйтер сүзе бар.
Финляндия татарлары видеокотлау җибәрсә, кайбер милли оешмалар котлау телеграммалары юллаган.
Луара ханымның үзе кебек үк үзгә булды иҗат бәйрәме.
Тамашачы , сокланды да , гаҗәпләнде дә, кайберәүләр Луара ханымны, икенче исемендәге Зөһрә буларак өр-яңадан ачты.
Кичәдә Камал театры исеменнән котлап чыгыш ясаган баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев әйтмешли , Луара Шакирҗан ул театр эчендә театр.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары