“Галәм. Әгъләм”. Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның иҗаты һәм биографиясенә багышланган шигъри-музыкаль спектакль нәкъ шулай атала. Быелгы сезонда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, соңгы премьера.
Халыкчан шагыйрь турындагы “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакле көткән өметләрне аклады. Татар халкы өчен Шагыйрьләр зур хөрмәткә ия. Әгъләмов татар поэзиясенең соңгы күренекле вәкилләренең берсе иде. Аның тормышы үзенчәлекле Мөдәррисиада. Югалтулар, сызлану, шигърият, мәхәббәт, җор теллелек, хыяллар, авыру һәм өметләр аша сәяхәте аны заман татар поэзиясендә чын Әкә итә ди Туфан Имаметдинов.