Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында тантаналы очрашу булып узды. Чарада укытучы һәм остаз елы уңаеннан, район укытучыларына дип, барлыгы 122 ноутбок тапшырылды. Алар “Укытучыларның ноутбукларын яңарту” Республика программасы буенча бирелде.
“Укытучыларның ноутбукларын яңарту”. Әлеге республика программасы буенча быел да районга яңа ноутбоклар кайтты. Алар укытучы һәм остаз елы уңаеннан мөгаллимнәргә бирер өчен һәр мәктәп директорына тапшырылды.
Бүген укучыларга фәннәрне электрон җиhазлар кулланмыйча гына укыту мөмкин түгел. Әлеге ноутбоклар уку-укыту, тәрбия бирү эшендә ярдәм итәчәк.