Ә фән олимпиадаларына әзерләнү укытучыдан да, укучыдан да бик нык тырышлык, түземлек таләп итә. Ел дәвамында Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә аерым фәннәр буенча районыбыз укучылары өстәмә шөгыльләнәләр.
Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә укучылар белән иң көчле мөгаллимнәр һәм Казан федераль университеты аспирантлары шөгыльләнә. Әлфирә Хаҗиева химия, биология фәннәре буенча укучыларга тирәнтен белем бирә. Укучылары ел саен олимпиадаларда җиңү яулый, әлеге юнәлештәге уку йортларына укырга керә. Олимпиада материаллары бик катлаулы, шуңа Әлфирә ханым үзе дә даими рәвештә теоретик һәм практик яктан белемен арттырып тора.
Әлфирә Рифкат кызының укучысы Аделина Әхмәтҗанова кече сыйныфлардан ук химия, биология фәннәре белән ныклап шөгыльләнә. Аның белеме күрсәткән нәтиҗәләреннән чамалап була.
Сабаның сәләтле балалар мәктәбе Казан федераль университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Агымдагы уку елында һәр атна саен университет аспирантлары район мәктәпләренең математика фәне белән кызыксынучы, фән олимпиадаларында катнашучы укучылары өчен дәресләр үткәрә.
Фән олимпиадаларына әзерләнү генә дә укучыга күп мәгълүмат бирә. Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә өстәмә дәресләрнең нәтиҗәле булачагын максат итеп куялар.
Сабаның сәләтле балалар мәктәбе алга таба да сокланырлык нәтиҗәләр күрсәтүенә ышанасы килә.
Миләүшә Мусина, Гөлназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.