Чаллыдагы уку йортларында кабул итү комиссияләре эшли. Югары уку йортлары һәм көллиятләр абитуриентлардан документлар кабул итә. Аларны берничә ысул: шәхсән үзең килеп, мәгариф учреждениесе, югары уку йорты сайты, онлайн сервисы, почта аша бирергә мөмкин. Быел нинди юнәлешләр популяр, никадәр бюджет урыннары каралган? Хәбәрчебез ачыклады.
11 сыйныфны тәмамлаучылар, һөнәр училищесында белем алучыларның кайберләре киләчәктә укытучы булырга хыяллана. Людмила Непряхина тегүче булып эшли, логопед белгечлеге буенча югары белем алырга булган.
Мине бу юнәлеш бик кызыксындыра, чөнки бу актуаль, үз балам белән дә күнегүләр үткәрәсем килә, ул мондый дәресләргә мохтаҗ.
Нигәдер мәктәптән үк математика, география яки чит телләр түгел, ә тарих белән җәмгыять белеме ошый иде. Укуны дәвам итәсем килә.
Психолоик яктан ярдәм итәргә килдем. Бу юнәлеш миңа да бик ошый. Башка шәһәрдә түгел, үзебезнең Чаллыда укытасы иде. Кызым янәшәдә булса, яхшырак бит.
Чаллы педагогика университетында иң популяр юнәлешләр: чит телләр, психология, логопедия. Уртача алганда, 1 урынга кимендә 5 кеше дәгъва итә. Быел бакалавриатка 57 бюджет урыны күбрәк-860 урын бар. Яңа белгечлекләр дә барлыкка килде.
Яңа юнәлешләр-рус теле, чит телләр, адаптив физик тәрбия, сынлы сәнгать һәм дизайн өлкәсендә өстәмә белем. Бер бюджет урынына 10 кеше дәгъва итә. 260 балл җыючылар, югары уку йортының теләсә кайсы юнәлешенә диярлек укырга алына. Абитуриентлар Чаллыдан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан, Белоруссия, Башкортстан, Татарстан районнарыннан килгән.
Быел бакалавриат 681 бюджет урынына исәпләнгән. Алар арасында IT-тармак белән бәйле юнәлешләр, программа инженериясе, гамәли математика, информатика иң популярлар. Иң зур конкурс шушы юнәлешләр буенча.
Кабул итү комиссиясе эшли. Документларны югары уку йортларына да, көллиятләргә дә тапшырырга мөмкин. Абитуриентлар кайда укырга керергә җыыена, ни өчен нәкъ менә шушы юнәлешне сайлаганнар?
Биналар төзү һәм эксплуатацияләү. Кызыклы тоелды. Кызлар анда азрак бара, минемчә.
Мин кызымның белгечлеген хуплыйм. Документларны үзе теләп тапшыра.
Мин монда килергә телим, чөнки мин лингвист булырга, Корея теленә тәрҗемәче булырга телим.
Кызым борчыла, ярдәм итәргә телим, шуңа күрә мин аның белән бергә бардым, булышам.
Бюджет һәм түләүле урыннар буернча кабул итү комиссиясе 30 августка кадәр эшли.
Эльмира Гайнетдинова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.