Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проект старт алды. Чаллыда ул беренче булып 78 нче лицей базасында эшли башлады. Проект «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Заманча мәктәп» федераль программасы буенча тормышка ашырыла. Иганәчеләр дә булыша. Чаллыда беренче мәктәп шахмат зонасы ачылышында республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да катнашты. 8 яшьлек Саша Шипунов — шахмат буенча Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда җиңгән инде. Малай иң элек гаилә турнирларында җиңүләре белән горурлана. Әтисе белән икесе дә өлкәннәр өчен өченче разрядлы шахматчылар.
Александр Шипунов 78 нче лицейның 2 сыйныф укучысы
Алексей Журавлевны шахмат уйнарга әбисе өйрәткән. Мавыгып киткән.
Алексей Журавлев 78нче лицейның 3 сыйныф укучысы
Хәзер балалар мәктәптә дә шахмат уйный ала. Моның өчен 78-нче лицейда махсус зона барлыкка килде. Беренче шахмат дәресләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде. Планда — турнирлар уздыру өчен кабинетлар ачу.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова: «Матди база булдыру белән беррәттән, укучылар белән эшләячәк педагогларны әзерләү буенча да чаралар планлаштырыла. Бу җәһәттән Мәгариф министрлыгының тулы бер программагсы бар: барлык башлангыч мәктәп укытучыларын укыту күздә тотыла.»
Өлкән сыйныф укучыларын укыту өчен дә белгечләр әзерлиләр.
Спорт мәктәбе тренеры Рәмзия Самусенко: «Шахмат уены популярлаша бара, турнирлар күп, онлайн ярышлар да үткәрелә. Пандемия вакытында без беренче урында идек, чөнки барлык спорт объектлары да ябылды, ә шахматчылар онлайн турнирларда уйнады.»
Татарстанда барлыгы меңгә якын шахмат зонасы ачарга планлаштыралар, шуларның 56сы Чаллы мәктәпләрендә булырга тиеш.
Полина Лисина, Татарстан яңалыклары, Чаллы.