Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, Татарстан китап нәшрияты балалар бакчасындагы сабыйларны тел күнекмәләренә өйрәтү өчен магнит-маркер такта һәм 44000 магнит карточка әзерләгән. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Татарстан китап нәшрияты әлеге проектны уңышлы башкарып чыкты: 800 магнит-маркер такта һәм 44 000 магнит карточка әзерләнде. Әлеге материаллар республиканың мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларына тулысынча җиткерелде.
Магнит карточкаларны куллану — мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен файдалы, нәтиҗәле алым. Алар ярдәмендә бала гаилә, ризык, кием, ел фасылларына караган төшенчәләрне татар телендә җиңел өйрәнә ала. Моннан кала, балада фикерләү сәләте үсә, кече моторика камилләшә.
Алга таба балаларны гына түгел, барыбызны да шундый ук заманча, мавыктыргыч проектлар белән сөендерерләр әле дигән өмет бар күңелдә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.