Татарстанда һәр авылның үз матур гореф- гадәтләре яшәп килә. Буа районының Исәк авылы җирлегендә Сабан туе бәйрәме белән бергә төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе дә үткәрелә.
Сәхнәдә гармунчылар, мәйданда уенчылар. Җирле халык кына түгел тирә- күрше Чувашстан авылларыннан да яратып киләләр Исәккә. Икеләтә бәйрәмнең төп оештыручысы авыл җирлеге һәм Буа якташлык җәмгыяте оештырды. Исәк авылында узган “Уйнагыз гармуннар” бәйгесенә һәм Сабан туена багышланган махсус тапшыруны иртәгә 24 нче июнь иртән 9 сәгать 30 минутта “Хәерле көн, Татарстан!” чыгарылышында карый аласыз.