Бу атнада Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде, димәк, ачык урыннарда чүп-чар, коры үлән яндырырга һәм хәтта урман янәшәләрендә урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә учак кабызып, ризык әзерләргә ярамый. Кагыйдәләрне бозучыларны штрафка тарталар.
Һәр участокны игътибар белән күзәтәләр, янгыннар чыкмасын өчен барысын да контрольдә тоталар. Торак пункт шәһәрнең ерак өлешендә урнашкан. Ә профилактик рейдлар кирәк.
Көтелмәгән кунаклар барысына да керә. Көтелмәгән куркынычлар турында кисәтәләр.
Бөтен республика буенча янгынга каршы махсус режим ачык һавада учак кабызуные тыя. Кырда да, кешеләрнең шәхси бакча участогында да. Торак пункт урман белән чиктәш урыннарда шашлык кыздыру, башка ризык әзерләү дә тыела.
Кагыйдәләрне бозган өчен аерым кешеләр дә, юридик затлар да штрафка тартыла. Аерым гражданнар өчен штраф суммасы 2-4 мең сум булса, юридик затлар өчен ул тагын да күбрәк билгеләнгән..
Быел корыган үләнне яндыру йөздән артык янгын чыгуга сәбәп булды. Мамадыш районында ял көннәрендә мәктәп склады янды. Анда законсыз чүпкә ут төрткәннәр. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, коткаручылар хәзер көн саен рейдлар үткәрә.
Хуҗасыз участокларга аерым игътибар ителә. Аларны Росреестрга закрос җибәреп ачыклыйлар. Апрель гадәттә тыш хәлләр минитсрлыгы хезмәткәрләре өчен иң киеренке ай. Алар гражданнарның янгыннарга каршы кагыйдәләрне үтәүләрен сорыйлар.
Татарстанда янгынга каршы режим 15 майга кадәр дәвам итә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.