Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус техникасы ярдәмендә хәзер Мари Элгә урман янгыннарын сүндерүдә булышалар. Күрше төбәк ут белән колачланган. Татарстанда да янгын очраклары күзәтелә, рәсми рәвештә 13 урман янгыны теркәлгән.
Ә Мари Элда гадәттән тыш хәл режимы саклана. Самара, Түбән Новгород,Ульяновск өлкәләрендә дә хәл куркынычлы.
Республикабызның Көньяк-көнчыгышында Лениногорскидан ерак түгел урманда янгын килеп чыккан, аны төнлә сүндерәләр. Әлмәттә дә урман янгыннары күзәтелә.
Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларын янгыннар белән мәсьәләне катгый контрольдә тотарга өндәде.