Уфа — Казан арасында дуслык күпере нык. Казанга Башкортстаннан Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Язучылар сәфәре” делегациясе килде. Делегация составындагы башкорт язучылары һәм журналистлары өчен тыгыз программа әзерләнгән. Шул исәптән–Татарстан һәм Башкортостан язучылары очрашуы да. Эшлекле очрашудан Миләүшә Мусина репортажы.
Киңәшле эш таркалмый. Түгәрәк өстәл янына җыелган әдипләр, язучылар, конгресс вәкилләре ике халык өчен дә уртак мәсьәләләр турында киңәш табыш итте.
Дустанә сөйләшүдә Башкортостан язучылары Татарстан язучылар берлегенә керү мумкинлеге булу булмавын-ачыклады. Мөрәҗәгать шунда ук уңай хәл ителде, шартлары әйтелде. Очрашуның төп
Чарада катнашкан “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов сыйфатлы әсәрләрне рәхәтләнеп бастырабыз, дип белдерде.
Шулай ук соңгы вакытта кесә китаплары популярлаша – аларны теләсә кайсы вендинг аппаратында сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме китап бастыру өчен авторга халыкчан , кызыклы проза әсәре язу шарт.
Миләүшә Мусина, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.