Татарстан Журналистлар берлеге, Россия язучылары берлеге әгъзасы, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупованың яңа китабы чыгу уңаеннан Татмедиа бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да автограф-сессия узды. Әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак.
Бүген укучыга тәкъдим ителгәне дә күпләрнең өстәл китабы булырлык. Ул үз эченә тормышта үз урынын тапкан 24 кеше белән әңгәмәне алган. Әлеге мәңгелек сорауларга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Римма Ратникова, Зөфәр Фәтхетдинов, Лия Заһидуллина һәм башка бик күпләр үзләренең уңышларының сере белән уртаклаша.