Беренче тапкыр Пирамида концертла рзалында Вадим Захаровның ике көн рәттән концертлары узды. Җыр бәйрәменнән хәбәрчебез репортажы.
Уңыш сере – гадилектә. Ул ихласлыгы һәм халыкчанлыгы белән тамашычының күңелен яулап алган җырчы.
Җырчының хезмәттәшләре һәм дуслары бәйрәмгә үз өлешләрен кертте.
Халык күңелен яулаганчы җырчының нинди авырлыклар аша үткәнен аның остазы гына белә. Талантлы укучысын шундый зур концерт оештыруы белән Винера Ганиева да котлады.
Вадим Захаров концертын моңлы җырлар белән дә, көлдергеч кызык хәлләр белән аралаштырып алып барды.
Ә концертка килә алмаучылар күңелләрен төшермәсен, тиздән,октябрьдә Вадим ЗахаровТатарстанның район-шәһәләрендә гастрольләрен башлый.
Миләүшә Гыйльфанова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.