Татарларда – “Сөмбелә”, чуаш халкында — “Кер сари». Икесе дә уңыш бәйрәме мәгънәсенә ия. Буа районының Югары Лашчы авылы мәдәният йортында ике милләт халкы әлеге көз бәйрәмен бергәләп билгеләп үтте. Уртак бәйрәмнең куанычлы мизгелләре турында киләсе репортажда.
Уңыш бәйрәменә кунаклар буш кул белән килмәгән. Һәркайсы быелгы нигъмәтләрдән тәм-томнар пешергән. Татарларда көзге табын күрке – ул, әлбәттә, кабак бәлеше. Халидә Насретдинова аны инде ничә еллар кайнанасы өйрәткәнчә пешерә.
Ә менә чуаш халкында уңыш бәйрәме “Кер Сари” дип атала. Ул көзге сыра бәйрәме дигән мәгънәгә ия. Элек-электән әлеге эчемлекне үзләре генә белгән рецепт буенча өйләрендә әзерлиләр.
Көз көне, яңа уңыштан сыра ясый башлар алдыннан, иң элек бөртекләрне шыттырып киптергәннәр. Моның өчен авылда махсус келәтләр булган. Бу эштә бөтен авыл халкы катнашкан. Җырлап-биеп күңел ачканнар.
Өйдә кайнатылган сырадан тыш, табынга тагын чогыт, кабартма һәм башка милли ашлар куела. Бер-берсенә кунакка йөрешү, кич утырулар да нәкъ менә көзге кыр эшләре беткәч башлана.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, — дип юкка гына әйтмиләр. Табындагы татлы мул ризыклар да көзге муллык, төрле халыкларның бердәмлеге билгесе. Югары Лашчы авыл җирлегендә татарлар чувашлар белән берләшеп матур яшиләр.
Бәйрәм уңаеннан быелгы уңыш — яшелчә – җиләк-җимешләрдән күргәзмә дә оештырганнар. Һәркем бакчасында үскән нигъмәтләрне алып килгән.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.