“Тыңлагыз, Казан сөйли!” Моннан нәкъ менә 96 ел элек эфирдан шушы кыска гына татарча җөмлә яңгырасын өчен халкыбызның күренекле сәясәт эшлеклесе hәм язучысы Шамил Усмановка биш ел вакыт hәм зур көч сарыф итәргә туры килә. Бүген үзенең туган көнен билгеләп үтүче “Татарстан радиосы” турында сөйләшү өчен без бүген аның җитәкчесе, Татарстанның hәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфик Камәртдин улы Сәгыйтевны студиягә чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.