Башкалабыз теләсә нинди ел фасылында кунаклар кабул итә. Тиздән май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласына килүчеләр тагын да арта. Ә иң мөһиме Казанда елдан-ел өр-яңа экскурсия маршрутлары, үзенчәлекле ял итү урыннары барлыкка килә. Туристларны җәлеп итүнең тагын бер алымын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Туган авылым туристлык утары ачылганнан бирле казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын милли традицияләребезне өйрәнүгә корылган махсус программалар, аш-су белән җәлеп итә. Шушы көннәрдә яңа үзенчәлекле зал ачылды.
Туган авылымның Калейдоскоп залын дөньякүләмендә беренче гастрономия театры дип атасак та дөрес булыр. Чөнки экскурсия залында утыручыларга милли ризыктан авыз итүдән тыш дивар, өстәл өстенә проекцияләгән “Туган як” мультимедияле фильмы тәкъдим ителә. Ягъни һәрбер турист махсус белгечләр, графистлар, мультиплкаторлар музыкантлар тарафыннан җанландырылган борынгы чордан алып бүгенгегә кадәр татар тарихы, мәдәнияты үзәгендә яшәп ала дигән сүз.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары.