Приморье краенда, Сахалинда, Төньяк Кавказда ял итүчеләргә уңайлыклар артты. Җәйге туристик чартерлар исемлегендә Калининградтан алып Камчаткага кадәр яңа юнәлешләр барлыкка килде. Иксез-чиксез зур илнең кайсы урыннарында ялны файдалы һәм күңелле итеп үткәреп була? Бу хакта киләсе язмада.
Казан Кремле тарихы белән танышу, Зөя шәһәр -утравында, Болгарда яки Зәңгәр күлдә булу мөмкинлеге. Татарстан буенча җәйге туристик чартер программасында Мәскәү , Санкт Петербург кунакларына төрле форматлар бар. Ә казанлыларны, Мәскәү һәм Төньяк башкаласы буйлап экскурсияләр көтә. Чартер рейслары ике юнәлештә дә эшли.
Җәйге туристик чартерлар Калининградтан алып Камчаткага кадәр бар. Самолетларның күбесе Мәскәүдән оча, шулай ук Санкт-Петербургтан да очыш вариантлары бар.
Җәй башыннан алып Камчаткага һәм Алтайга турлар ачылды. 16 июньнән Карелиягә, 23еннән Төмән өлкәсенә чартер самолетлары оча башлый. Июнь аенда туристлар беренче тапкыр Чеченгә һәм Төньяк Кавказга очты.
Июль аенда юнәлешләр исемлеген Бурятия, Владивосток һәм Сахалин тулыландыра. Ә Калининградка сәяхәткә август аенда барып булачак.
Бу җәйдә чартер программасының географиясе унике төбәккә кадәр киңәйде. Аннан теләгән һәркем файдалана ала.
Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.