Филармония сәхнәсендәТатарстанныңхалык артисты, легендар җырчы Флюра Сөләймановага багышланган «Әниемә» дипаталган концерт булып узды. Әгәр исән булса, аңа 10 мартта 85 яшь тулган булыр иде. Халкыбызның яраткан җырчысын искә алып, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фердинант Сәлахов, Вил Усманов һәм башка танылган артистларыбыз Флера Сөләйманова репертуарыннан җырларын башкарды. Искә алу кичәсеннән Миләүшә Мусина язмасы.
Татар эстрадасының йөзек кашы ФлераСөләйманова Казан филармониясенә 20 ел гомерен багышлаган. Искә алу кичәсендә ул үзе дә катнашкан кебек булды. Бу – юбилей кичәсенең үзенчәлеге, ди оештыручылар.
Флера Сөләйманова 1939 елның 10 мартында Кама Тамагы районы, Иске Барыш авылында туа, 4 яшендә дөм ятим кала. Шуңадыр, әни җылысыннан мәхрүм калган моңлы кызның “Әниемә” җыры һәркемнең йөрәгенә үтеп керә.
Җомга көнне арабыздан киткән Флера Сөләйманованың 85 еллык юбилее да Рамазан аена туры килде. Изге йөрәкле җырчыбызны барысы да сагынып искә ала.
Флера апаның балачакта уйнап үскән авылдашлары олы яшьтә булуларына карамастан, истәлек кичәсенә килеп, матур хатирәләре белән уртаклашты.
Легендар җырчы Флера Сөләйманова арабызда булмаса да, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә әле бик озак яшәр.
Миләүшә Мусина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.