Арчада Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме һәм «Тукай марафоны-2022» булып узды.
Район Мәдәният йорты мәйданчыгында интерактив зоналар эшләде, аларда бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты күрсәтелде. Г. Тукайның балачагы, Җаектагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган, Казандагы «Шәрык» клубында иҗат иткән чорын театраль күренешләр аша карарга мөмкин булды. «Печән Базары» да шул чор мөхитен тудырып эшләнгән иде. Г.Тукай әкиятләре геройлары Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Су анасыннан торган фотозоналар эшләде, теләгән һәркем фотога төшә алды. Шигърият бәйрәмендә татар зыялылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, Язучылар берлеге әгъзасы, юридик хокук бүлеге директоры һәм тагын бик күп кунаклар катнашты.