Тукай районының «Тукай — овощи» хуҗалыгы, республикада беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде. Авыл хуҗалыгы предприятиясе дә терлекчелектә алдынгылар сафында. Җәйге табигый мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалаып калырга тырышалар. Татплодовощпром фермаларында маллар җәйге лагерьларга күчерелде инде.