Тукай районында Мартыш авылының бары исеме генә калган. Газ, су һәм электр энергиясен бирү дә тукталган биредә, ташландык йортларның күбесе кар көртләре белән капланган.
Авылны бетерү турында 10 ел элек игълан ителгән. Ул чакта нефть химиясе заводы чикләрен киңәйткән һәм авылга бик нык якын килгән. Мартыш авылы сәнәгать төененең санитар-яклау зонасына эләккән, һәм экологик яктан караганда монда яшәү куркыныч булганлыгы ачыкланган. Авыл кешеләренә компенсацияләр түләп йортларыннан баш тартырга күндергәннәр. Күпләр Түбән Кама һәм Яр Чаллыда фатир алганнар, дип ышандыра җирле хакимият.