Тукай районы Биклән авылында яшәүче Гайсиннар гаиләсенең  бергә яши башлауларына 70 ел — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Биклән авылында яшәүче Гайсиннар гаиләсенең  бергә яши башлауларына 70 ел

11.02.2020

Гомер-гомергә – гел бергә. Чираттагы язмабыз геройлары Тукай районының Биклән авылында яшәүче Галиябикә һәм Миңнеәхмәт Гайсиннар гаиләсе турында. Аларның нихаклашып бергә яши башлауларына 70 ел.

Мәхәббәт юлы безне Тукай районының Биклән авылына алып килде. Гайсиннарның кавышуларына 70 ел вакыт узып та киткән. Үзләре барысын да бүгенгедәй хәтерлиләр. Миңнеәхмәт ага Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыштан соң туган авылына кайтып, шофер булып эшли башлый. Ул чакта Галиябикәгә 20 яшь кенә була әле. Авыл клубында танышалар. Үзләре әйтмешли, беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булалар. Шул көннән башлап ике йөрәк бер булып тибә башлый.  Алар очрашуларны озын-озакка сузмыйлар, бер елдан соң никах укыталар. Миңнеәхмәт үз куллары белән яңа йорт сала, шунда күченеп яши башлыйлар. Әле дә шушы йортта гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бар гомерләрен туган авылларында эшләп, лаеклы ялга чыгалар.

Новости СМИ2

 «Мин эшләдем дә ашадым да дигән кебек. Кырык ел водитель булып йөрдем .— Мин колхозда, яшелчәдэ, кайда кушсалар шунда эшләдем. Отказ бирмәдем – эшләдем. Эшләмәсәң бит яшәргә кирәк. Өйдэ утырып булмый.»

Тормыш авырлыкларын, сынауларны да бергә кичерәләр. Көтмәгәндә гаиләгә кара кайгы килә. Каты авырып, кече уллары бакыйлыкка күчә. Тирән кайгы гаиләне тагын да берләштерә. Балалары, оныкларына да акыллы киңәшләрен бирәләр, яшәү матурлыгына сөенергә өндиләр.

“Балаларына әйбәт булсыннар. Шул инде. Без аллага шөкер үзебез тату тордык. Яшибез аллага шөкер, бик тату бабай белэн хәзер дә яшибез»

Миңнеәхмәт бабай яшьлектәге шаянлыгын югалтмаган. Шуңа күрә дә алар озын гомерле, диләр балалары.

Новости СМИ2

 Внучка Эльвина Фәйзуллина:«Он шутит и по сей день. Много шутит и поэтому мне кажется, они живут и по сей день так долго. Я никогда не слышала от них никаких ссор. Они нам пример во всем. И каждые праздники мы собираемся тут. Особенно 9 мая. Собираемся поздравлять. Это как традиция уже. Мы не созваниваемся, просто приезжаем и собираемся вместе. Это прикольно. Хотелось бы сохранить эту традицию»

 «Мин аларны белгәннэн бирле, аларның бер—бересенә кычкырышып  йөргәннәре юк. Без өч бала үстек. Берсен—берсе хөрмәт итеп, бер-берсен яратып яшәделәр, Безне дә шулай яшәргә өйрәттеләр. Әни безнең бик пөхтә, читса.

70 ел гомер бер мизгел кебек үтеп киткән. Хәзер Миңнеәхмәт бабайга 95, Галиябикә әбигә 92 яшь. Бердәм зур гаиләдә барысы бергә еш җыела. Бәхетле парларның киләчәге дә иминлектә, тынычлыкта узсын.

Новости СМИ2

Гүзәл Зайнакова.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Кече һәм урта бизнесны яклау өчен районнарда тиешле инфраструктура булдыру зарур

Кече һәм урта бизнесны яклау өчен районнарда тиешле инфраструктура булдыру зарур

Росприроднадзорның Идел Чулман төбәкара Идарәсе коллегиясе утырышы булды

Росприроднадзорның Идел Чулман төбәкара Идарәсе коллегиясе утырышы булды

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда республика яшьләре үз фикерләрен җиткерделәр

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда республика яшьләре үз фикерләрен җиткерделәр

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+