Тукай премиясенә дәгъва итүче кандидатлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Китап», «Бердәнбер һәм кабатланмас», китаплары өчен «Ватаным Татарстан» газетасы шагыйрь, прозаик, журналист Марат Кәбировны Дәүләт бүләгенә тәкъдим итте.
Марат Кәбиров моннан бер-ике ел элек Тукай премиясенә карата үз фикерен язып , мантыйк эзләргә тырышып караган иде. Ул эзләгән сорауларга җавап тапканы билгесез, әмма аның да быел берьюлы ике китабы әдәбият өлкәсендәге иң дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителә.
Беренчесе 2017 елда басылып чыккан Китап романы икенчесе 2013 елда нәшер ителгән «Бердәнбер һәм кабатланмас» дип аталган әсәре. Марат Кәбиров фикеренчә, бу дөньяда бердәнбер һәм кабатланмас нәрсәләр күп. Бу фикергә нигезләнсәк , димәк ул үзе дә бердәнбер һәм кабатланмас.
Иҗат куәсен ул Әнгам Атнабаевтан алса да, үзенчәлекле булуы аның үзеннән, башкаларга охшамаган күңел дөньясыннан килә. Ул юктан гына кызык табып көлеп һәм көлдереп куя, ә башкалар көлгәннең мәзәген мәгънәсез дип кабул итәргә мөмкин.
Эзләгән таба. Марат Кәбиров та укучыга юл яруны интернет аша беренчеләрдән булып җайга салган язучы. Аның шәхси сайты бар. Язучыны интернетта таныту ысулларын видеодәрес аша да аңлата.
Соңгы араларда бер –бер артлы конкурсларда да катанша Марат Кәбиров. Мюзикл да язып карады. Нәтиҗәләре күңелле. Язучылар берлегендә узган Гомерем чалымнары кичәсенең кереш өлеше урын алган әсәрләре өчен бүләкләр тапшырудан башланып китте.
Марат Кәбир дә әсәреннән таныла торган язучы. Шагыйрь .
Аның шигырҗләренә шактый гына җырлар да иҗат ителгән. Якташы Ризван Хәкимов белән язылганнаны да бар.
Ә сүз башыбыз бит шүрәле дигәндәй, Габдулла Тукай исеендәге дәүләт премиясенә проза әсәрләре тәкъдим ителгән. Алар икеесе дә яңа әдәбият укырга яратучылар өчен дип атап язылган. бердәнбер һәм кабатланмас романында елатырлык яктылык та, җан өзәрлек әрнү дә бар. Алар бар да чынбарлык тормыштның көзгесе. Бер җөмлә белән генә әйткәндә Фатыйма һәм аның балалары язмышы. Ана җир йөзендә Алалһы Тагаләнең җирдәге бер илчесе , әмма балалары шуны аңламый. Гади генә тоелган хакыйкать әсәрдә Марат Кәбировка гына хас тел үзенчәлеге, диалоглар аша, көтелмәгән вакыйгалар, яшәү, үлем фәлсәфәсе аша аңлатыла. Ана өчен дә балалар бердәнбер кабатланмас, балалар өчен дә ана берләнбер һәм кабтланмас. Безнең карашка, бу роман татар прозасының иң яхшы үрнәкләренең берсе булып тора, ул камил сәнгать формасында ачыла хәзерге заман өчен актуаль концептуаль модель дип бәяләгән ә Казан университеты гаилмәсе Ландыш Йөзмәхәммәтова. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романында концептуализм алымнары мәкаләсендә.
Марат Кәбиров ят булган темаларда, жанрларда яза, әйтик, магик реализм, хоррор, фэнтези — болар татар әдәбиятында юк диярлек иде. Китап романы да Моңа кадәр татар әдәбиятында Гаяз Исхакый гына җөрьәт иткән антиутопия жанрында язылган. Гомумән, Марат Кәбир иҗатта гел эзләнүдә.
Битараф түгел , әлбәттә Яңа әдәбият белән даими танышып баручылар “Китап”ның элетрон вариантын 2010 елда ук укыды. Автор үзе үк шактый таралды дип язып чыкты. Монда китап беткәннән соңгы чор тасвирлана. Кешелекнең бик җитеш, рәхәт тормышта яшәү турындагы хыяллары чынга ашкан, ләкин аңа нәрсәдер җитми. Моны аңларга, уянырга аңа дөньядагы соңгы язучының соңгы китабы ярдәмгә килә. Төп герой Илдар киләчәк кешесе бүгенге көнгә кайта. Аның сөйгәне Ләйлә. Кыскасы , “ Китап “адашкан җаннарга үгет-нәсихәт бирүче роман. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була.Әдәбият белгечсе, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Марат Кәбиров чит ил һәм моңа кадәр билгеле булган әдәби әсәрләрдән этәргеч ала. Бу начар түгел әлбәттә , әмма кабатлану тәэсире калдыра. Гәрчә, теле, композиция корылышы, һичшиксез, үзенчәлекле.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.