Чаллы дәүләт татар драма театрының быел берьюлы ике спектакле Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Ә ни өчен “Абага алмасы ачы була” спектакле Тукай бүләгенә лаек икәнен Чаллы театрына барып хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ачыклап кайтты.
Тарихка кереп калырлык әсәрләр көн дә туып тормый. Алмага алмасы ачы була әсәренә дә оеткы салынганга ике дистәгә якын вакыт узып киткән. Журналист Равил Сабыр Әгерҗе районында гайре табигый хәлгә юлыга. Девәтернә авылында яшәүче 85 яшенә җитеп беренче тапкыр паспорт алган сугыш ветераны Муллаҗан Галләмов белән очраша. Иҗат кешеләре өчен мондый очрак хәзинәгә тиң. Шунда ук күңелдә фикри инкыйлаб башлана һәм күңел читлеген тарсынып иреккә юл ала. Өстәвенә ул елларда драма әсәрләре язучылар өчен махсус конкурс гамәлгә куела. Әмма Равилнең Абагасына ул елны урын бирелми. Ул аны яңадан яза, төзәтмәләр кертә.
Аяз абый Гыйләҗевнең дә кайбер әсәрләренең берничә варианты булган дип яза тәнкыйтьчеләр. Кыскасы, 2010 елның 23 апрелендә Чаллы халкы, Казан кунаклары премьера карага килә.
Фикер –тәкъдимнәр спектакльне сәхнәләштергән режиссер Фаил Ибраһимовның да күп була. Театр Бөек җиңүнең 65 еллыгына җитди тема белән килергә тиеш дип янып йөргән чаклары. Җирле хакимитя тә ярдәм кул сузган. Әнә шулай күмәк көч белән тамашачыны ике сәгать буена әсир итеп тоткан, тирән эчтәлекле спектакль Чаллы театрының репертуарына керә.
Премьера респубикакүләмендә зур вакыйга буларак кабул ителә.
Баш рольне уйнаган Рафил Сәгъдуллинга Насыйбулла образы өчен «Ир-ат ролен иң оста башкаручы» номинациясендә «Тантана» театраль премиясе тапшырылды.
Хәтерләсәгез шул ук сүзләрне 1976 елда Әлдермештән Әлмәндәр әйткән иде.
Сүз дә юк, Әлмәндәр спектакле кабатланмас.
Күрәсең шушы ук югарылыкка ирешкәне өчен тамашачылар һәм театр белгечләре Насыйбулланы Әлмәндәргә охшата.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.Татарстан яңалыклары