Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Кадим Җәмитов әлеге бүләккә татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен тәкъдим ителә. Ул Мәскәүдә яши.
Кадим Җәмитов Татарстанның Милли китапханәсе — элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге каршында урнаштырылган «Хөррият» монументы авторы. Әлеге монумент республиканың яңа тарихы символы. Муса Җәлилнең Оренбургтагы һәйкәле, Оренбург театрында Ильясбек Ашказарский һәйкәле, Кютахиядә Атөтөрек һәйкәле — аның эше.