Гаилә елына багышлап Габдулла Тукай музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе ачылды. XIX-XX гасырлар читендә татарларның балачагы нинди булган?
Элек шәһәр һәм авыл балалары нинди китаплар укыган, ничек күңел ачканнар? Бирегә килүчеләр әлеге сорауларга җавап таба ала. Күргәзмәдә 100 ел элек балалар өчен татар телендә чыккан гәҗит-җурналлар, уенчыклар һәм уеннар, татар шәхесләренең мемориаль әйберләрен күреп була.