Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чаралар булып узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә һәйкәленә чәчәкләр салды.Тантанада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мәдәният, сәнгать әһелләре, татар зыялылары катнашты. Искә алу чарасында Тукай шигырьләре яңгырады.
Габдулла Тукайның шигырьләре Татарстанда гына түгел бик күп илләрдә дә бик танылган, хәтта башка телләргә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән: “Туган авыл” шигыре Кыргызстан телендә болайрак яңгырый.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театры янында Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме булып узды. Әлеге чарада атаклы шагыйрьләр, иҗат кешеләре, җырчылар һәм Габдулла Тукайның иҗатына битараф булмаганнар катнашты.
Тукай премиясе лауреатларын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте. Быел Тукай премиясен бирү комиссиясе Татарстан Республикасы дәүләт премиясен ике генә кешегә – язучы Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоровка бирелде.
Лауреатларга премияне Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара Галиаскар Камал театры алдында “ Мин татарча сөйләшәм” дип атылган акция белән дәвам ителде.
Динә Нәҗметдинова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.