Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Габдулла Тукай исемендәге музейда әлеге елның кандитатлары белән күрешү узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен бирелә.
Бүгенге көндә әлеге Дәүләт бүләгенә 181 әдәбият һәм сәнгать әһеле һәм ике коллектив – Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Кол Шәриф мәчете проектын эшләгән иҗат төркеме лаек булды.
Чарада кандидатларның исемлеге әйтелде. Ел саен 26 апрельдә, бөек Тукай туган көнне премия лауреатларының исемнәре игълан ителә. Быел кандидатларга узган елгы лауреатлар уңышлар теләп калды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.