Эрмитаждагы «Мәдәниятләр диалогы» XVIII халыкара медиафорумында анимация конкурсында Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» мультфильмы иң яхшысы дип танылды. Бу хакта Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Форумда йөзләгән яшь журналист, фотограф, режиссер һәм медиарәссам катнашкан.
Алар каршында Эрмитажның генераль директоры Михаил Пиотровский, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова чыгыш ясаган.
«Су анасы» мультфильмының авторы – режиссер-аниматор һәм рәссам Сабина Фәхретдинова. Аңа 24 яшь. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Дизайн мәктәбен тәмамлаган.
Мультфильм инсталляция-киңлекнең бер өлеше буларак ясалган. Бу инсталляциянең эченә кереп утырырга, колакчыннар киеп анимация карарга һәм медитация ясарга була.
Сабина әлеге эше белән Казан мөселман кинофестивалендә катнашу нияте турында әйтә. Кинофестивальдә «анимацион фильм» номинациясе барлыкка килде.