Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар тиешле булган дүрт төп дәүләт имтиханының икесен генә тапшырачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.
Бердәм дәүләт имтиханы рус теле һәм математикадан мәҗбүри, калганнары — сайлап алу буенча. Ә төп дәүләт имтиханнары рус теле һәм математикадан гына узачак. Ә унынчы сыйныфка баручылар өчен уку елы башында профильләр буенча тест уздырырга мөмкин булачак.
Бердәм дәүләт имтиханы — 8 июньдә, төп дәүләт имтиханы 9 июньдә башланачак.