Республика Президенты программалары уңышлы гамәлгәашырыла. Түбән Кама районының Сухрау авылында яшәүчеләрнең дә теләге чынга ашты — яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул ике торак пункт халкына хезмәт күрсәтә. Пунктта беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган, кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Бу районда республика программасы буенча төзелгән 9 нчы фельдшер акушерлык пункты.
Нина Виткина безнең иҗат төркеменә фельдшер-акушерлык пункты буенча экскурсия үткәрде. Якты бүлмәләр, заманча җиһазлар. Монда барысы да – яңа, дип шатлыгын эченә яшерә алмый өч дистәдән артык хезмәт стажы булган пункт мөдире. Биредә беренчел ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.
Бу безнең 9 нчы фельдшер теләп килер, дип уйлыйбыз .
ГЗК Белгечләргә дә кытлык юк. Регина Дәүләтгәрәева – шәһәр кызы, Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаган. “Земский доктор” программасы буенча авылга кайткан – дәүләт 500 мең акча сум биргән.
Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан яңалыклары,Түбән Кама районы.