“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” дип исемләнгән Ренат Харис укулары узды Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында. Ул 9нчы тапкыр үткәрелде. Конференциядә Идел аръягы районнарының белем бирү оешмаларыннан килгән 120дән артык укучы катнашты. Алар, төрле төркемнәргә бүленеп, иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Тулырак киләсе сюжетта карагыз.
Күренекле шәхес, шагыйрь Ренат Харис һәм аның хезмәттәшләрен күркәм гадәт буенча, җырлап-биеп, милли ашлар белән каршы алдылар. Кайчандыр үзе белем алган мәктәптә ул һәрвакыт кадерле кунак.
9нчы республикакүләм Ренат Харис укуларында 120дән артык сәләтле укучы катнашты. Алар төрле юнәлешләрдә шагыйрьнең иҗатына кагылышлы темаларны өйрәнеп, үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. Апас районы Каратун урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Камилә Вәлиева “Туган тел” шигырен өйрәнеп килгән.
Камилә Вәлиева конференциядә катнашучы
“Туган телем! Син — әнием минем.
Бәндә кеше була сүз белән.
Күкрәгеңнән синең аерылсам да,
Мин сөтеңнән мәңге аерылмам”. Шушы шигырьне сөйләгәндә инде мин тагын бер кат үземнең туган телемә, Татарстаныма мәхәббәт уянды. Үземнең телемнең зурлыгын, байлыгын аңладым.
Укучыларның эшен мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында якташыбыз, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова да бар. “Хәзерге заманда балаларның телефоннарын бер читкә куеп, китап тотып шигырь өйрәнүләре үзе үк зур җиңү” дип билгеләп үтте ул.
Шигырь яраткан бала, шигырь белгән баланың күңелендә начарлыкка урын булмый. Ул инде шушы шигырь аны яктыртып, җылытып торачак киләчәктә дә. Менә шуңа сөендем.
Мондый укулар булу, милләтне үстерергә, аның бай тарихын барлап, киләчәк буынга калдыруда зур роль уйный.
Әлеге конференциялар төрле юнәлештә булуы белән аерылып тора. Монда фән белән кызыксынучы балалар өчен дә секциялар эшли, монда сынлы сәнгать юнәлешендә дә, монда нәфис сүз сәнгать юнәлешендә дә төрле секциялар эшләве белән дә әлеге фәнни конференциялар кыйммәтле. Чөнки алар безнең балаларыбызны фәнгә, әдәбиятка, шигърияткә, сынлы сәнгатькә, музыкага тартуда әлеге конференцияларның роле бик зур
Конференция кысаларында кунаклар мәктәп базасында уңышлы гына эшләп килүче “Сәнгатьне күрү” музеенда да булдылар. Ул Ренат Харисның иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган экспонатлар белән әледән-әле тулыланып тора.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары