Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәлектә Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына ярдәм итү гранты булдырды.
Бу Нинди проектлар? Тулырак студиябез кунагы Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләп үтәр.Балалар бакчаларына ярдәм итү максатыннан грантлар тапшыру бик күркәм күренеш. Узган ел мондый тәҗрибә булды. Быел үз проектларын тәкъдим итүчеләр саны күбрәк булгандыр, шулаймы? Нинди проектлар бу һәм ничек тиз тормышка ашырыла.