Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы республикада гореф-гадәтләрне искә алу, халыкка кайтару чаралары белән башланды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы республикада гореф-гадәтләрне искә алу, халыкка кайтару чаралары белән башланды

19.01.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы республиканың күп кенә төбәкләрендә күркәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне искә алу, аларны кабат халыкка кайтару чаралары белән башланып китте. Аксубай районыннан репортаж.

Бөек шагыйрь Хәсән Туфанның шигырьләрен Аксубай районының һәр укучысы диярлек белә. Шагыйрьнең туган авылы Иске Карәмәттәге музей-йортына кешеләр ашкынып килә. Татарстан төбәкләреннән генә түгел, Россиянең, дөньяның татарлар яшәгән һәр җиреннән кунаклар агыла. 2000 нче ел Хәсән Туфан елы дип игьлан ителгән иде. Музей да шушы елны ачылды.

Новости СМИ2

 Тәгъзимә Низамова   Хәсән Туфан музей-йорты директоры

Шагыйрьнең туган ягында инде 5 ел «Туфан укулары» республика конкурсы уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Жюри составында танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, мәгариф өлкәсе вәкилләре бар.

 Әлфия Нурхәммәтова  Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры

Тарих – документларда, шәхси әйберләрдә, фотосурәтләрдә. Хәсән Туфан тирән сәяси фикерләре өчен репрессиягә эләгә, тоткарлана, Казан төрмәсенә җибәрелә. Суд аны атарга карар чыгара, ә беркадәр вакыттан соң хөкем карарын 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштыралар. Хәзер Туфанның үлемсез шигырьләре төрле телләрдә яңгырый. Туган авылына багышланганы аеруча якын.

Новости СМИ2

Иске Ибрай авылы мәдәният йортында гадәти булмаган алым белән эшләнгән милли орнаментларны  күрсәттеләр. Аларны теләгән һәркем ясый ала.Такталачык авылы мәдәният йортында да бер гасырлык милли бизәкләрне үзенчәлекле формада тәкъдим иттеләр.

Төрле иҗат коллективлары, башкаручылар, кул эшләре осталары Шәрбән мәдәният йортында үзләренең мәдәниятләрен һәм гореф-гадәт үрнәкләрен күрсәтергә җыелды. Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты чувашларның йолаларын, милли киемнәрен тәкъдим итте. Гореф-гадәтләрне һәм телне инде берничә ел Уяв халык бәйрәме ярдәмендә торгызалар.

Шәрбән авылы мәдәният йортында самавыр музее эшли. Самавырның тарихы, төрләре турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Бирегә килгән һәркем үзе өчен күп кенә кызыклы мәгьлүмат белән китә.

Новости СМИ2

 Нурсинә Хафизова

 Дамир Шәрифуллин  Шәрбән авыл җирлеге башлыгы

Республика президенты программасы буенча төзелгән яңа авыл клубы бар кешегә дә ачык. Телисең икән җырларга, биергә, халык уен коралларында уйнарга өйрәнергә була. Өлкәннәр традициясе буыннан-буынга күчеп саклана.

 Алим Идиатуллин   Камил Гыйльманов Аксубай муниципаль районы башлыгы

Быел игълан ителгән туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы яшьтән үк һәр балага ана телен, шулай ук Татарстанның күп милләтле халкы мәдәниятен белү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

  Фәнис Мөхәммәтов, Дмитрий Второв, Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

Cаба районында ел башында туган тәүге баланы тантаналы шартларда өенә озату гадәте яшәп килә

Cаба районында ел башында туган тәүге баланы тантаналы шартларда өенә озату гадәте яшәп килә

Мамадыш кош ите белән тирә-як шәһәр һәм районнарны да тәэмин итәргә җыена

Мамадыш кош ите белән тирә-як шәһәр һәм районнарны да тәэмин итәргә җыена

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+