Республика парламенты комитетлары узып баручы ярты елдагы эшләренә йомгак ясый башлады. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов матбугат конференциясе уздырды.
Туган телләр елына багышланган чараларны тормышка ашыру, сайлаучылар белән эшләү, мәдәният, мәгариф һәм мәгълүмат сәясәте турындагы төп законнардагы үзгәрешләр – комитет эшчтөп юнәлешлар шулар. 6 утырыш булган, 27 доклад, уннарча закон проекты әзерләнгән. Парламентарийлар профильле экспертлар белән берлектә мәдәният, мәдәни мирас объектлары, мәгариф турындагы законнарга тиз арада үзгәрешләр керткән. Ә Дәүләт Думасындагы коллегаларына «Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» Федераль законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткәннәр. Моңа Казанның 175 гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар сәбәп булды, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә җинаять турында деструктив мәгълүмат таратыла башлады.
Социаль сәясәт комитеты әгъзалары белән берлектә республика мәктәпләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыруны да җентекләп тикшергәннәр.