Туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы комиссия әле яңа гына төзелүгә карамастан, аның рәисе — Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дүрт эшче төркем билгеләп, аларга бурычлар куйды. Ә шушы көннәрдә район башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашында күчмә- киңәшмәләр үткәрде. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһанның Арча шәһәрендә узган күчмә-киңәшмәдән махсус репортажы.
Татар телен үстерү һәм саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның әнә шулай мәсьәләне уртага салып сөйләшүенең нигезендә милләткә хезмәтнең күмәк эш булуы искәртте.
Татарстанның 11 районындагы татар теле халәтенә милли мәгариф, мәдәният, милли матбугат кебек күрсәткечләр буенча ныклы анализ ясалды.
Нәтиҗәләре аянычлы булган районнар да атап үтелде. Марат Әхмәтов әлеге саннарны шелтә буларак түгел, ә алга таба ныклап эшләүгә этәргеч итеп кабул итәргә кирәклеген искәртте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәр комиссия әгъзасына районнар беркетеп, әлеге эшне җирле хакимият белән тыгыз алып барырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде, әлеге күчмә утырышлар узыдруны беренче адым дип бәяләде.
Телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, ихтыяҗ арттыру, үсеш шартларын тудыру өчен даими эш алып баруның күмәкләшеп башкарылганда гына уңай нәтиҗәсе булачагы бәһәссез.
Әлбәттә, милли составы буенча тулаем диярлек татарлардан торган, мәгариф, мәдәният өлкәсендә республикада алда барган Актаныш районында татар телендә белем бирү 99% булуы, аңлашыла. Ә Яшел Үзән кебек күбесенчә рус халкы яшәгән районда , әле күптән түгел генә эшли башлаган Башкарма комитет җитәкчесенә саннар теленә күчсәк нольдән башларга кирәк.
һәр районның танылган шәхесләре бар. Яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Күчмә утырыш уздырлган Арча районы бу җәһәттән үрнәк.
Әлеге сүзләрнең хаклыгы киңәшмә бинасы янындагы паркта ял итүчеләр белән аралашканнан соң тагын бер расланды.
Яшерен –батырын түгел ата-аналарның балаларын рус телендә укытырга теләве Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле, югыйсә татар мәктәбендә укып та рус телен яисә башка фәннәрне 100 баллга бирүче укучылар да бар. Шулай да ата-аналар өчен төп күрсәткеч баланы югары уку йортына кертү. Ә милли телдә белем бирүче университет әлегә юк.