“Туган авылым” бистәсе читтән килгән туристлар һәм Казан халкы өчен ял итү, авыл тормышы белән якынрак танышу урыны. Кунакларның игътибарын күбрәк җәлеп итү өчен ел саен яңа программалар гамәлгә ашырыла.
Быелгы сезонда кайсы яңа проектлар булачак? Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
“Туган авылым” бистәсе 2005 елда ишекләрен ача һәм барлык килгән туристларны татар милли ризыклары һәм гореф-гадәтләре белән якынрак таныштыра башлый. Әлеге бистәдә һәрбер кеше күңеленә хуш килгән шөгылен таба ала.
“Тегермән” йорты 4 каттан тора, һәрберсендә төрледән-төрле остаханәләр уздырыла.
3нче катта тюбәтәй ясарга өйрәтәләр, ә 4 нче катта һәрбер теләк белдерүче үз куллары белән сабын ясый ала.
“Күбәләгем” җыры һәрберебез өчен бик таныш җыр, Әлфия Авзалова башкаруында бигрәк тә. 2021 нче елда танылган җырчы Әлфия Авзалова үзәге ачыла. Биредә аның иҗаты, концерт костюмнары белән якынрак танышырга була.
“Туган авылым” бистәсендә күпкырлы, заманча, ә иң мөхиме файдалы программалар саны бихисап. Шуларның берсе гөбәдия пешерү буенча остаханә, Роза ханым милли ризыкның рецепт серләрен ачты. Шулай ук биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен дә кызыклы урыннар шактый, хәтта никах үзәге дә бар. Килгән туристлар истәлеккә сувенирлар да сатып алырга мөмкин.
Елдан — ел “Туган авылым” бистәсендә яңа программалар кубәя. Яңа сезонда шактый үзгәрешләр көтелә.
Динә Нәҗметдинова, Альберт Сафиуллин.