Ел саен Рамазан ае башланганчы ук «Милләт йорты»нда ифтар көннәре язылып беткән була. Быел гомумән мәчетләрдә, җәмгать туклану урыннарында ифтар аеруча күп оештырыла. Шушы көннәрдә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган ифтар үткәрелде. Милләт йортыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган ифтар Тукай вафат булган көндә узды. Күренекле шәхесләребез рухына дога кылудан башланган мәжлестә 100дән артык кеше катнашты. Оештыручы язучы, драматург Данил Салихов искәртүенчә алар барысы да милләтебегә хезмәт итүче күренекле шәхесләр.
Трибунадан көчле итеп чыгыш ясардай, үз фикерен җиткерердәй депутатлар бүген дә җитми, “Законнарны сез укырсыз инде, мин – чыгыш ясыйм” дип әйтә тоган була башка депутатларга Туфан ага. Ул һәрвакыт иң кирәкле сүзне әйтә белә иде.
Милләт бөтенлеген милли йөзен саклап калу иң төп бурычларыбызның берсе, ә милләтне бер канаты мәгърифәт булса икенчесе дин дип искәртте чыгыш ясаучылар.
Туфан аганы халык арасыннан чыккан даһи дип бәя бирә тәнкыйтьчеләр. Төгәлрәге ул авылда туган һәм исән чакта һәрвакыт халык арасында булды , вафатыннан соң да Туфан Миңнуллин халык йөрәгендә яши.
Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү өчен кылынган гамәлләр бар , әмма әле башкарыласы эшләр дә байтак. Данил Салихов күтән түгел теркәгән Туфан Миңнуллин фондын тәкъдир итте.
Туфан абый мондый төр очрашуларны хуплар иде. Чөнки ул кешеләр белән аралашырга тәкъдимнәрен ишетергә, фикерләшергә яраткан шәхес.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.