Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә инде 11 ел җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү, популярлаштыруны максат иткән республика конференциясе уздырылып килә. Быел ул яңа статус алды. Фәнни-гамәли чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Иҗаты, эш гамәлләре белән милләтебез, аның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, йолалары сагында торган Туфан Миңнуллинның исеме еш яңгырый әлеге гимназиядә. Конференция булган өчен генә түгел. Укучылар да укытучылар да әле белем йортын төзеткән өчен Туфан абыйга чиксез рәхмәтле.
Туфан Миңнуллинга багышланган конференциянең 18 гыйнвардан 1 мартка кадәр беренче этабы үтте .
“Тормышым булмышым” дип аталган Рәсем ясаучылар юнәлешендә җиңүчеләрне тантаналы ачылу вакытында ук котладылар.
Милләт баласын тәрбияләүче конференциядә укытучылар, укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр арасында журналистика аерым урында. Әлеге секциядә укучылар аеруча күп катнаша, хәтта җиңүчеләр Казан университетының журналистика югары мәктәбенә дә килә дип белдерде даими жюри әгъзасы Васил Гарифуллин
Нәкъ менә шушындый конференцияләрдә чарланып, фәнни гамәли эш белән шөгыльләнгән укучылар һөнәр сайлауда да югалып калмый.
Театр яктылыкка, нурга илтә!”юнәлеше укучыларны сәхнәдә актер осталыгында сыный.
Иҗади конференция бик күп белем йортларында театр түгәрәкләре ачырга этәргеч бирде. Шулай ук фәнни –гамәли чарада укытучылар да фәнни эшләрен тәкъдим итә .
Елдан ел офыкларын киңәйткән фәнни гамәли чара быел I Төбәкара фәнни-гамәли конференция буларак үткәрелде.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.