Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен биш сумга күтәрергә тәкъдим итәләр. Бу хакта пассажирлар автотранспорты предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Сергей Темляков белдерде.
Әлеге тәкъдим белән шәһәр мэриясенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Бәяләр күтәрүнең сәбәбе – пассажирлар йөртүчеләр куар-кодлар кертелгәч, транспортчыларчыларның чыгымнарына компенсация түләнмәүгә бәйле. Шулай ук соңгы вакытта ягулык һәм запас частьләргә дә бәяләрнең артуы күзәтелә. Автотранспортчылар ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен дәүләттән 20 сум урынына 27 сум компенсация бирүне, транспорт һәм банк карталары буенча түләүләрне дә арттыруны урынлы дип саныйлар.
Казан шәһәренең транспорт комитеты тарифларны билгеләү өчен материалларны тарифлар буенча республиканың дәүләт комитетына тапшырган.