Казанда берьюлы дүрт яңа трамвай маршруты барлыкка килә. Хәрәкәт составының саны да арта. Шәһәр халкына һәм кунакларына нинди уңайлыклар булдырыла? Хәбәрчебез белеште.
Россиядәге иң озын маршрут – казанлылар арасында популяр булган бишенче трамвайга ярдәмчеләр арта. Иң күп пассажир йөргән участокка янә бер маршрут – җиденче трамвай өстәлә. Тимер юл вокзалыннан Глазунов урамына кадәр барлыгы 25 трамвай йөри.
2 июльдән Казанда берьюлы дүрт трамвай маршруты ачыла. Барлыгы сигез маршрут була. Беренче трамвай Каравайдан елга портына кадәр йөри. Элек ул төп тимер юл вокзалына кадәр генә бара иде.
Каравайдан-Химиклар урамына сигезенче маршрут йөри. Пассажирлар аз булу сәбәпле, әлеге юнәлешкә 6 вагон гына җибәрелә.
Тимер юл вокзалыннан Вахитов мәйданына кадәр дә пассажирлар аз — биредә17-18 минутлык интервал белән өченче трамвай йөри.
Икенче трамвай-вокзалдан елга портына кадәр. Аны дүрт елдан соң торгызганнар. Ул беренче трамвайга йөкләнешне киметергә тиеш. Шул ук юнәлеш буенча көн саен кичке сәгать биштән «Түбәтәй» экскурсия вагоны йөри. 45 минут эчендә шәһәр тарихын белеп кенә калмыйча, азык-төлек җыелмасы да алырга мөмкин. 4 һәм 6 трамвай маршрутлары үзгәрми.
Трамвайдан трамвайга бушлай күчеп утыру өчен билгеле бер тарифлы транспорт картасы гына кирәк, аны картаны тулыландыру пунктында яңартырга мөмкин. 8 трамвай маршруты хәрәкәтенең тулы схемалары мэрия сайтында күрсәтелгән.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.