Аерым маршрутлар ачылды. Казанда трамвайлар хәрәкәте схемасы үзгәрде. Башкаладагы маршрут челтәре бер ярым тапкырга диярлек артты. Үзгәрешләр дүртенче һәм алтынчы маршрутлардан кала, барлык маршрутларга да диярлек кагыла. Элекке схемалар буенча боҗраларны тоташтырып йөрүче трамвайлар да бар. Әйтик, хәзер бер үк юнәлеш ике маршрутка бүленгән, яңа – сигезенче маршрут барлыкка килгән, ул йөкләнешнең бер өлешен үз өстенә ала. Вокзалдан Ямашев һәм Җиңү Проспекты аша Глазунов урамына кадәр, вокзалдан яңа маршрутлар барлыкка килде. Моннан тыш, бер трамвайдан икенчесенә бушлай күчеп утыру тарифы кертелде – ул 60 минут гамәлдә. Транспорт картасы буенча трамвайдан трамвайга бер сәгать эчендә – бушлай күчереп утырырга мөмкин.