«Традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч», Татарстан Президентының алдагы сайлауларда сайлау алды лозунгы шундый. Cайлау кампаниянең төп ориентирлары Рөстәм Миңнехановның сайлау штабында яңгырады. Нигездә алар социаль аспектларга юнәлдерелгән.
Традицияләргә тугрылык-киләчәккә ышаныч! Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды компаниясенең төп лозунгы шундый. Ә президентлыкка кандидатның сайлау алды программасының төп тезислары нинди? Шулар һәм Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сайлаучыларның кандидатка карата үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен иҗтимагый сайлау штабының беренче утырышында аның җитәкчесе Юрий Камалтынов таныштырды.
Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов: «Төп юнәлеш — кешеләр турында кайгырту, һәркемгә игътибар. Татарстанда – сәламәтлекне саклау өстенлекле юнәлеш. Мөмкинлекләр республикасы, яшәү өчен иң яхшы урын. Безнең көч традицияләрдә.Татарстан икътисады кешеләр өчен. Безнең кандидатны бөтен республика белә. Аның эшенә халыкның 75 проценты диярлек уңай бәя бирә. Рөстәм Нургалиевич өчен тавыш бирергә әзер булучылар саны78 процент.
Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясенә рәсми старт бирелде. Август башыннан республиканың төп постына кандидатның ышанычлы затлары сайлаучылар белән очраша башлаячак. Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва кылучы үзе дә.
Хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның ачык һавада сайлау алды компаниясе белән бәйле күп кенә чаралары узачак. Моның сәбәбе дә аңлашыла: коронавирус пандемиясе. Ул хезмәт коллективлары белән очрашудан да тулысынча баш тартмаячак. Күп кенә предприятиеләрдән гаризалар кергән инде.
Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары утызга якын. Барысы да -танылган, абруйлы, хөрмәтле кешеләр. Алар арасында — дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчурин, «Зенит» волейбол командасының легендар тренеры Владимир Алекно, республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин.
Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов: » Августның беренче декадасыннан башлап, без бөтен республика буенча актив агитация компаниясен башлап җибәрәбез. Барлык муниципаль районнарда, шәһәр округларында без халыкны югары дәрәҗәдә колачларга тырышачакбыз. Сайлаучыларга безнең кандидат программасының төп нигезләмәләрен җиткерәчәкбез, Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә республиканың уңышлары турында сөйләячәкбез.»
Рөстәм Миңнехановка киләсе биш елга чираттагы программаларны эшләү өчен наказлар җыю юлы белән тәкъдимнәр кертергә кирәк. «Безнең ишегалды» дигән чын мәгънәсендәге халык программасы да нәкъ менә шулай барлыкка килде.
Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы җитәкчесе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов: «Без халык җыеннарында катнаштык. Бөтен җирдә бу тема яңгырады. Президентка мөрәҗәгать иттек — Рөстәм Нургалиевич хуплады. Программа турында карар кабул итте. Ул бюджеттан тыш финанслау чыганагын тапты. Биш елда 6 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Быел меңнән артык ишегалды.»
Рөстәм Миңнехановның сайлау штабының «Кайнар линиясе» телефоны 8-987-225-20-18
Ә Татарстанда сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш, спорт, мәдәният өлкәләрендә 100 төрле программа гамәлгә ашырыла. Сайлау марафонының максаты — сайлаучыларның ярдәменә таяну гына түгел, ә аларның уй- теләкләрен ишетеп, киләчәктә бу наказларны үтәп, Татарстанлыларның тормышын яхшырак итү.
Инна Данилова, Ленар Хәбибуллин.