Удмурт милләте вәкилләре Баулыга 17 гасыр уртасында күчеп килгәннәр. Игенчелек, терлекләр асрау белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренең милли гореф -гадәтләрен, йолаларын буыннардан буыннарга күчереп саклаганнар. «Гырон Быдтон» бәйрәме – шуның матур мисалы. Баулы җиренә җыелып, удмуртлар әлеге бәйрәмне кабат зурлап оештырды. Бәйрәмнең иң күркәм мизгелләре киләсе репортажда.
Удмуртларның «Гырон Быдтон» бәйрәме Татарстанда 1998 елда яңадан торгызыла. Моңа кадәр республикада төрле милли җәмгыятьләр аны аерым гына билгеләп үткәннәр. Еллар узган саен мәдәни элемтәләр ныгый. Хәзер бәйрәмнең масштабы шаккатыра. Һәр ел саен җәен районнарда бәйрәм үткәрелә. Удмуртлар бергә җыела, милли тарих хәзинәләре белән уртаклаша. Бу юлы – Баулының Озеро-Кит авылында.
Сәхнәдә удмурт халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган театральләштерелгән тамаша гөрли. Яшәү нигезе булган ккмәккә мәдхия җырлана. Җил, ут, су, башка табигый байлыклар аша, риваять геройлары катнашында бөртек үстерү серләрен ачып салалар, шигырьләр сөйлиләр, икмәккә табыналар. Тамашада экспедицияләрдә җыелган композицияләр күрсәтелә.
Тамашачыларны удмуртларның милли үзенчәлекләре белән таныштырырга Татарстаннан, күрше республикалардан иҗат коллективлары да килгән иде. «Бурановские бабушки» ансамбле 2012 елда Евровидениедә мәдәни мирас белән шаккаттырган иде. Бүгенге көнгә кадәр аларның чыгышы күпләрнең күңелләренә барып җитә.
Мәҗүсилек православие дине, мәдәният мордва, чуаш, татар һәм рус мәдәнияте белән үрелеп бара. Бәйрәмдә төрле халыкларның ишегаллары да күрсәтелде.
Удмурт риваятьләре һәм гореф-гадәтләре белән милли өйдә таныштылар. Биредә сирәк очрый торган халык экспонатлары җыелган. Осталар арабыздан киткән инде. Аларның хезмәте, осталыгы буыннан-буынга күчә. Бер генә бәйрәм дә удмурт гөсләләреннән башка узмый.
Һөнәрчеләр почмагында да гореф-гадәтләр турында укүп нәрсә белергә мөмкин. МонИсто-удмуртларның җанын саклаучы күкрәк бизәге булып санала. Элек ул күләмле, авыррак булган, хәзер аны заманчалаштырганнар.
«Гырон Быдтон » милли уеннары белән дә кызыклы. Өлкәннәр дә, балалар да иң көчле, җитез булырга тырыша. Артларыннан аяк табаннары гына ялтырап кала.
Икенче уенда аяк киемен югалтырга, кәләш кияусез калырга да мөмкин.
Кияү, ниһаять, табылган. Ә аны саклап калу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Ә удмурт ашлары, сый-нигьмәтләре-милли тарихның тагын бер бай сәхифәсе.
Баулы районында әнә шулай табигать-анага мәдхия җырлап, басуларда мул уңыш үстерүче удмуртлар яши. Вакытында тырышып эшлиләр дә, эш беткәч матур итеп ял да итә беләләр. Традицияләргә тугрылык саклыйлар..
Ия Кислицына, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.