Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы истә кала торган язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Казандагы кюар-кодлы тормышның матавыкларын кабул итеп ятканда халыкка эллеккеге көйле тормышыбызны искә төшергән бәйрәм ярдәмгә килде-ул-Халыкара әниләр көне. Бәйрәмнәрнең күпкә китүе төрле мәзәкләр тууга сәбәпче булса да, дөньядагы иң газиз, иң изге кешеләр-әниләрне тагын бер кат исебезгә төшерү, аларның бөеклеген аңларга тырышу начар гамәл димәс идем. Шуңа да 28нче ноябрь көнне барлык социаль челтәрләр генә түгел, гадәти массакүләм мәгълүмат чаралары да әниләрне искә төшерде.Әнә, “Шәhри Казан” газетасы да“Әниең гел сиңа догада!” дип үз укучыларының күңелен йомшартырга уйлаган. Бәйрәмне гомуми сүзләр белән тасвирлаганнан соң, газета журналисты 40 яшьтән соң әни булган кешеләр турында тәфсилле язма бастырган. Шуларның берсе- заманында “Яңа гасыр” телеканалында алып баручы булып эшләгән Гөлүсә Исмәгыйлева. Баласыз гына яшәүне хуп күрүчеләр яки бер бала белән нишләргә белми аптырап йөрүчеләр янәшәсендә 40 яшьтән узгач икенче яки дүртенче бала табучылар бүген чыннан да гайре табигый, кыю, батыр йөрәкле булып күренә шул.
Гайре табигый димәктән, “Ватаным Татарстан” газетасының сәяси hәм иктисади күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов дөньядагы сәер, тилерү дип әйтерлек хәлләр турында кисәтеп яза. Дөньяны хафага салган коронавирус зәхмәте нәтиҗәсендә моңарчы колак ишетмәгән хәлләр булып ята башлаган. Төркиянең зур шәhәрләрендәге, АКШның Чикаго каласындагы масштаблы фетнәләрне, Европаның Брюссель, Гаага, Амстердам hәм башка калаларындагы халык котырынуларын автор 1917 елның октябрендәге революцион хәлләрне хәтерләтә дип яза. Алай гына да түгел, халык белән бергә дәүләт җитәкчеләре дә үзләрен җенләнгән, акылдан язган кебек тота башлаган икән. Әйтик, Бөекбританиянең Премьер-министры Борис Джонсон эшмәкәрләр конференциясендә икътисад турында сөйләргә тиеш була, әмма теленә ни туры килсә, шуны такылдый башлый. Үзен Муса пәйгамбәр белән чагыштыра, Лениннан цитаталар китерә hәм “Дуңгыз Пеппи дөньясы” паркын ачуга баруы турында сөйли.
Бер Джонсон гына түгел, дөньяның иң бөек державасы лидеры Байден әфәнде дә чыгышлар ясаганда үзен сәер тота. Үткән атна азагында гына ул үзенең бер чыгышын “Цитатаның ахыры” дигән сүз белән тәмамлады.”Башка лидерларда да бар андый сәерлекләр. Без аларның чыгышлары турында язганда аек акылга сыймый торган урыннарын төшереп кенә калдырабыз, күрмәмешкә салышабыз”,-дип яза автор. Аллага тапшырдык. Тилерү вирусы егышлы гына була күрмәсен дип телик.
Ләкин дөньяда тилерү-саташулардан башка күңелле хәбәрләр, яхшы кешеләр турындагы язмалар да җитәрлек, шөкер. Шундыйларның берсе-бүген Татарстаннан читтә яшәп, казанышлары белән дөнья фәнендә исем-ат казанган күренекле татар галиме, әле күптән түгел генә Россия нобелен-Глобаль энергия премиясен алган Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, академик, химия фәннәре докторы Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев турында бик тщ мщг]лъматлы язма бастырган “Казан утлары” журналы. Менә безгә кемнәрне зурларга, кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Югыйсә бу болгавыр дөньяда кыйблаңны югалтуың да бик мөмкин. Үтеп китәчәк тормыш сынауларыннан соң да кешелегебезне саклап кала алсак иде .